«Ромашка – бәхет символы» акциясе (0+)

7 июль көнне, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, мәгълүмати-китапханә үзәге көн дәвамында «Ромашка – бәхет символы» акциясен уздырды.

Ромашка – символ счастья
20220707_112027
20220707_112712
20220707_111056
20220707_113143
20220707_120656

Акция гаилә һәи гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән иде. Бу бәйрәмнең рәсми символы бар – ул ромашка, сафлык һәм мәхәббәтне чагылдыра, ул җәй, җылылык, рәхәтлек. Ромашка чәчәге һәм урман феясы турында дулкынландыргыч легенда яңгырады. Катнашучыларга рус тарихындагы кенәз Петр һәм ярлы кызы Феврония турында борынгы вакыйгаларны исләренә төшерделәр. Кунаклар «Кунакта рәхәт, ә үз өеңдә яхшырак», «Балачакның иң кызык вакыйгасы» бәйгеләрендә, ә балалар «Хыялдагы йорт» бәйгесендә, «Минем гаилә» дигән туп белән уенда катнашты. Чарага килүчеләрнең һәрберсе бу көнне яхшы теләкләр язылган ромашка таҗларында бага алды. Һәр заманда гаилә көчле дәүләтнең нигезе булган һәм булып кала. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: